Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда Казанда җәмәгать транспорты 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк

1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар ял көне графигы буенча эшләячәк.

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 1-8-нче гыйнварда, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте ял көне графигы буенча оештырылачак.

Яңа ел төнендә автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 1-нче гыйнвар иртәсендә автобуслар юлларга 7.00 сәгатьтән чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, быел шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа елны төп ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда, анда 26-нчы декабрьдә төп шәһәр чыршысын ачу тантанасы узачак, һәм «Черек күл» паркында каршы ала алачак. Паркта шәһәрлеләр өчен дискотека, Россия Президенты һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатен трансляцияләү программасы каралган. Бәйрәм 31-нче декабрь 22.00 сәгатьтә башланачак һәм 1-нче гыйнвар 3.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

26-нчы декабрьдә, төп чыршыны ачу көнендә, Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәтен 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләү планлаштырыла. Яңа ел төнендә Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте 31-нче декабрь 18.00 сәгатьтән 1-нче гыйнвар 4.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

Раштуа төнендә бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң 2.30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданына һәм «Үзәк стадион» тукталышына, шәһәрнең барлык районнарына да йөрүчеләрне тарату өчен, махсус автобус маршрутлары (№6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91) һәм 2-нче номерлы троллейбус билгеләнәчәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Транспорт комитетының (843) 275-30-50 кайнар линия телефоны.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев