Яңа машина алырга теләүчеләргә яхшы хәбәр
Кризиска карамастан, яңа автомобиль сатып алырга теләүчеләр юк түгел. 1 апрельдән алар өчен ташламалы автокредитлау программасы эшли башлады. Тагын бер күңелле яңалык шунда, анда катнаша торган автомобильләр бәясе 700 000 сумнан 1 миллион сумга кадәр күтәрелде. Программада авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм коммерция автомобильләре катнаша. Программа шартлары түбәндәгедән...
Кризиска карамастан, яңа автомобиль сатып алырга теләүчеләр юк түгел. 1 апрельдән алар өчен ташламалы автокредитлау программасы эшли башлады.
Тагын бер күңелле яңалык шунда, анда катнаша торган автомобильләр бәясе 700 000 сумнан 1 миллион сумга кадәр күтәрелде. Программада авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм коммерция автомобильләре катнаша.
Программа шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: сатып алучы машина бәясенең кимендә 20 процентын алдан түли. Ә банк биргән кредит буенча ставка 15 проценттан артмый. Шулай ук кредит 36 айга кадәр срок белән бирелә.
Әлмәт таңнары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев