Саба таңнары

Яңа төр алимент гамәлгә керәчәк

Юстиция министрлыгы яңа төр алимент кертү буенча закон проекты әзерли. Балигъ булмаган балаларыннан читтә яшәүче әти-әниләргә өстәмә түләүләр йөкләргә мөмкиннәр. Хәзер түләнә торган алименттан тыш, алар торак өчен чыгымнарны да капларга тиеш булачак. Бу документ 2025 елга кадәр дәүләт гаилә сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнә. Ничек, нинди күләмдә, нинди...

Юстиция министрлыгы яңа төр алимент кертү буенча закон проекты әзерли. Балигъ булмаган балаларыннан читтә яшәүче әти-әниләргә өстәмә түләүләр йөкләргә мөмкиннәр.

Хәзер түләнә торган алименттан тыш, алар торак өчен чыгымнарны да капларга тиеш булачак. Бу документ 2025 елга кадәр дәүләт гаилә сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнә. Ничек, нинди күләмдә, нинди очракларда торак алименты салыначак? Әлеге сорауларга әлегә ведомство анык җавап бирә алмый. Закон проекты буенча эш бу ел дәвамында барачак.

Әлмәт таңнары

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: