Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбызга Слободскойда бюст ачылды

Тарихтан билгеле булганча, якташыбыз Зәки Хәбибуллин командалык иткән 1069нчы укчылар полкы Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендә формалаша. Июнь аенда әлеге шәһәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә булды. Ул Киров өлкәсе Губернаторы Игорь Васильев белән Слободской шәһәрендә 311нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачуда катнашты.

Мемориал Хәтер һәм дан аллеясендәге хәтер зонасыннан гыйбарәт, аңа барельефлар, дивизиянең, сугышчан юлын күрсәтеп, плиталар, шулай ук Советлар Союзы Геройлары – дивизия командиры Борис Александрович Владимиров һәм Югары Утар авылында туган Зәки Хәбибуллин бюстлары керә. Якташыбызның Россия Президентының әтисе Владимир Спиридонович Путин белән бер дивизиядә сугышканлыгы да ачыкланды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Киров өлкәсендә оештырылган 311нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мөһим вакыйга. “Зәки Хәбибуллин минем әти-әнием яшәгән районнан, мин укыган мәктәп тә шунда урнашкан. Мондый кешеләр һәрвакыт безнең өчен үрнәк булды. Бу һәйкәлне урнаштыруда катнаш­кан һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәсем килә”, - диде ул.

Әлеге вакыйга турында “БИЗНЕС Online” сайтында язылганча, Зәки Хәбибуллинны генерал-майор Борис Владимиров үзенең “Комдив. От Синявинских высот до Эльбы” дигән хатирәләр китабында “Сугышчан куркусызлыгы өчен аны полкта Чыңгызхан дип йөртәләр иде” дип искә алган. Бервакыт шундый хәл була: 1069нчы укчы полк командиры Зәки Хәбибуллин полкы белән дошманны эзәр­лекләгәндә штаб офицерлары белән көмештән бизәлгән һәм дүрт почмагында зур чуклар җилфердәп торган ат арбасында утырып барган. “Мин дивизия командиры буларак, мобилизацияләнгән транс­порт­­ның ничек файдалануын күреп, моны дисциплина бозуга санамадым. Качып баручы дошманнан артка калырга, аңа оборона өчен уңайлы рубеж сайларга вакыт бирергә ярамый иде. Полк тәүлегенә 40-50 чакрым юл үтә, ә бу җиңел түгел иде”,– дип язган Борис Владимиров.

Зәки Хәбибуллин 1945 елның 1 маенда Җиңү салютына бер атна кала Эльба елгасы аша салынган күперне кулга төшергәндә һәлак була. Якташыбызның Берлин өчен барачак сугышлардан бер дә каласы килмәгән....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев