Ялган аракыга  киртә
Яңалыклар

Ялган аракыга киртә

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә сабалылар да актив катнаша ала.

Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне (фактны раслаган фото булуы шарт) акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган. «Халык контроле»нә мөрә­җәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https//ulugi.tatarstan.ru/) теркәлергә кирәк. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә.

Фото: https://pixabay.com | klimkin


Нет комментариев