Ялган аракыны фаш итик
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучыларны фаш итү максатында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https//uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә, аннан соң «Халык контроле» бүлегенә кереп, башта «добавить событие»га аннары «выбрать категорию» дигәненә басабыз.
Хәбәрләрне шунда күрсәтелгән “Сату кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше” дигән өч категория буенча юлларга мөмкин. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә.
Фото: http://juriconsult.pro
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев