Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Районыбыз укучылары янгын куркынычсызлыгына багышланган конкурста җиңү яуладылар [+фото]

    Балалар иҗат үзәгендә "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге бәйгедә мәгариф учреждениеләреннән "Аппликация", "Кул эшләре", рәсем номинацияләренә барысы 163 кабул ителгән. Укучылар үзләренең кул һәм язма эшләрендә янгынның, шырпы белән уйнауның аяныч нәтиҗәләрен ачык тасвирлаганнар иде. Аларның иҗатына мәгариф бүлеге, Балалар иҗат үзәге белгечләре белән берлектә бәя бирделәр. Матур уенчыклар...

    Балалар иҗат үзәгендә "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге бәйгедә мәгариф учреждениеләреннән "Аппликация", "Кул эшләре", рәсем номинацияләренә барысы 163 кабул ителгән. Укучылар үзләренең кул һәм язма эшләрендә янгынның, шырпы белән уйнауның аяныч нәтиҗәләрен ачык тасвирлаганнар иде. Аларның иҗатына мәгариф бүлеге, Балалар иҗат үзәге белгечләре белән берлектә бәя бирделәр.

    Матур уенчыклар алу куанычы 11 бакча баласына елмайды. "Аппликация" номинациясендә "Бәләкәч" балалар бакчасыннан Илзат Хуҗин җиңүче булды. Олы Арташ һәм Төбәк балалар бакчаларыннан Илюс Гаянов белән Илнат Гыйльметдинов - 2нче, Шекшенең "Акчарлак", Сабаның "Шатлык" бакчаларыннан Айзилә Фаварисова белән Зәлинә Мирасова 3нче урыннарны алдылар. Рәсем номинациясендә "Шатлык"тан (Саба) Динислам Гайнуллин җиңү яулады. Камил Мөхәммәтҗанов (Олы Арташ) һәм Фердинанд Зәйнуллинга ("Әллүки", Саба) -2нче, Искәндәр Хуҗин (Ак.Бигәнәй) һәм Камил Нәҗмиев ("Бәләкәч"), Рашат Хәбибрахмановка (Түбән Шытсу,"Ромашка") 3нче урын бирелде.

    Кул эшләре номинациясендә беренчелекне Миңгәрдән Айгөл Шиһапова (башлангычлар), Олы Арташ төп мәктәбе укучыларының коллектив эше һәм Югары Симеттән Нурдил Шәехов (югары сыйныфлар) яулады. Призлы урыннарны Илзат Гафуров, Илнур Зарипов, Ильяр Муллагалиев, Илһам Шакиров (Югары Симет), Риана Закирова, Айзилә Сәйфетдинова, Диана Габдуллина (өчесе дә гимназиядән), Фидәрис Әүхәдиев (Явлаштау мәктәбе) алды.

    Конкурста катнашучыларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы А.Галимуллин һәм ирекле янгын сүндерү җәмгыяте җитәкчесе Ф.Нуриев җиңүчеләрне иң матур теләкләр әйтеп тәбрикләделәр. Аларның күңеленә хуш килерлек бүләкләрне, елдагыча, ирекле янгын сүндерү җәмгыяте коллективы әзерләгән иде. Динислам Гайнуллин, Илзат Хуҗин, Айгөл Шиһапова, Ильяр Муллагалиев һәм Олы Арташ мәктәбе укучыларының эшләре бәйгенең республика этабына җибәреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: