Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгында хатыны һәм биш баласы үлгән ир-ат 2,5 млн сумлык компенсация сорый

Татарстанлы Игорь Журавлев янгында элеккеге хатыны Ольга Журавлева һәм аның биш баласы үлеме өчен рухи зыянны компенсацияләүне дәгъва итеп Лениногорск шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта дәгъвачы мәнфәгатьләрен кайгыртучы юрист Андрей Сучков белән хезмәттәшлек итүче «Акцент» хокук саклау төркеме хәбәр итә.

"Агымдагы елның гыйнварында Иске Куак авылында чыккан янгында Игорьнең 10 яшьлек улы үлгән. Ул төндә әбисендә булган 8 яшьлек улы әнисен, өч сеңлесен (2009, 2014, 2015) һәм ике энекәшен (2005, 2011) югалткан", - дип билгеләп үтелә хокук саклаучылар хәбәрендә.

Игорь Журавлев үз файдасына 750 мең сум һәм улына (ул аның законлы мәнфәгатьләрен кайгырта) 1 млн 750 мең сум түләүне таләп итә.

Дәгъва өчен фаҗига булган Иске Куак авыл җирлеге җаваплы. Өченче зат сыйфатында Татарстанның Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты, Лениногорск муниципаль районы финанс-бюджет палатасы, Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосыф Вәлиуллин белдерелгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, фаҗига 2016 елның 9 гыйнвар төнендә Татарстанның Лениногрск районы Иске Куак авылында торак йортта булган. 27 яшьлек Ольга Журавлева һәм аның кече яшьтәге биш баласы янгын корбаны булган. Аның белән бергә яшәүче ир-атны хастаханәгә озатканнар. Алтынчы бала ул төндә әбиләрендә йоклаган.

2013 елның августында бурычлар өчен йортта газны өзгәннәр. Шуңа күрә йортны җылыту өчен кулдан эшләнгән электр приборлары кулланылган.

Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосыф Вәлиуллин фаҗига килеп чыгуда үз гаебен өлешчә таныган. Суд аны гамьсезлектә гаепле дип тапкан һәм 20 мең сум штраф билгеләгән.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча төрле дәрәҗәдәге 16 түрә һәм ике полиция хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев