Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янып үлгән балаларны тану өчен генетик экспертиза кирәк

Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында һәлак булган 27 яшьлек әни кеше һәм аның биш баласы танымаслык булып янган. Янгында үлүчеләрне тану өчен генетик экспертиза үткәрергә кирәк. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткергән. "Тәннәре янгын вакытында нык зыян...

Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында һәлак булган 27 яшьлек әни кеше һәм аның биш баласы танымаслык булып янган.

Янгында үлүчеләрне тану өчен генетик экспертиза үткәрергә кирәк. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткергән.

"Тәннәре янгын вакытында нык зыян күргән, турыдан-туры карап кына аларны танып булмый, - дигән ул. - Тикшерү органы тарафыннан генетик экспертиза үткәрү карары кабул ителде".

Шептицкий әйтүенчә, янгынның нилектән килеп чыгуына янгын-техник экспертиза нәтиҗәсе ачыклык кертәчәк.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев