Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда тагын ике кеше кызамык белән авырый

Биредә тимгелле һәм йогышлы авыруга шик булган һәр баланы сырхауханәгә салалар.

Яр Чаллыда бүгенге көндә дүрт кеше кызамык белән авырый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов шул хакта белдерде.

  • Яр Чаллыда кызамык авыруының дүрт рәсми очрагы теркәлгән.

“Бүгенге көндә безгә тимгелле һәм йогышлы авыруга шик булган һәр баланы сырхауханәгә салырга туры килә. Контактта булган бөтен кешене сырхауханәгә салып бетерү өчен, безгә Тукай районы хастаханәсенең профилен үзгәртергә туры килде”, - диде Сергей Осипов.

  • Кызамык – көчле йогышлы авыру, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, шулай ук, конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.

Фото: Михаил Захаров/архив, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X