Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр эшләре министры урынбасары татар телен кулланмау турындагы сорауга җавап бирде

“Ике телдә сөйләшү – мактана торган әйбер түгел, ул – безнең приоритет”, - диде Тимур Сөләйманов.

Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов министрлыкның сайты һәм социаль челтәрдәге битләрендә татар теленең кулланылмавына карата үз фикерен белдерде. Бу хакта ул бүген, “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә, журналист Рөстәм Исхаковның соравына җавап биргәндә әйтте.

“Татар-тудей” сайты мөхәррире Рөстәм Исхаков: “Яшьләр эшләре министрлыгында моңа кадәр татар телендә сөйләшү белән мактана алмадылар. Мин бүген министрлыкның социаль челтәрдәге битләрен дә, сайтларын да карадым. Анда Студентлар көне турында татарча мәгълүмат юк. Моны ничек аңлатырсыз?”, - дип сорау юллады.

Тимур Сөләйманов сорауга татарча җавап бирде.

“Татарча сорагач, татарча җавап бирәбез. Ике телдә сөйләшү, минемчә, ул әллә ни түгел. Мактанырлык берни дә юк монда. Ул кирәк. Министрлык кысаларында мин кайбер киңәшмәләрне ике телдә алып барам. Ул безнең өчен норма дип әйтеп була”, - диде урынбасар.

Министр урынбасары журналист соравын игътибарсыз калдырмаска сүз бирде.

“Бу сорау куелгач, социаль челтәрдәге битләрне ике телдә алып бару мәсьәләсен күтәреп, күзәтеп барырбыз. Ул безнең өчен приоритет”, - диде Тимур Сөләйманов.
 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев