Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр социаль торакка конкурста катнаша ала

Быел жюри 49 җиңүчене билгеләячәк.

27 августка кадәр Татарстанда яшәүче һәм яшьләр сәясәте тармагында эшләүче 18-30 яшьлек кешеләр социаль торак конкурсында катнашу өчен заявка җибәрә ала. Бу хакта бүген "Татар-информ"да үткән матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының тармак программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов хәбәр итте. 

"Быел җәмәгать оешмалары лидерлары гына түгел, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашкан башка яшьләр, яшь гаиләләр дә катнаша ала. Бу республика шәһәр һәм районнарында яшьләр белән эшләүче белгечләр, алар Татарстанда ике меңнән артык, шулай ук яшьләр үзәкләре белгечләре, яшүсмерләр клублары хезмәткәрләре, предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүчеләр", - диде ул.

Татарстанда яшь лидерлар арасында социаль ипотека буенча торак алу программасы 2012 елдан гамәлдә. Быел жюри 49 җиңүчене билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре 20 сентябрьдә билгеле булачак.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X