Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Язгы ташу: бәла килмәсен

Җаваплылыгы чикләнгән «Сетевая компания» җәмгыятендә язгы ташу (су басу) чорында электр челтәре комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, нәтиҗәләрен тиз арада бетерү буенча махсус комиссия төзелде.

Хәзер компания филиаллары язгы ташу вакытында килеп чыгу ихтималы булган бәла-казаларга каршы торырга әзерләнә. Синоптиклар фаразы буенча, кар эрү һәм елгаларның боздан арчылуының иң актив фазасы апрельнең беренче-икенче декадаларында көтелә. Гомумән, Татарстанда быел да язгы ташу көчле булыр дип фаразлана, шуңа да аерым биләмәләрнең кар суы астында калу куркынычы бар. Узган ел кинәт җылыту нәтиҗәсендә республикада 1000гә якын торак йортны су баскан, 11 социаль һәм мәдәни объект зыян күргән, 10 күпер, 20 чакрымнан артык юл җимерелгән иде. Көчле кар эрү һәм су басу ихтималы арту чорында, кулланучыларны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү өчен район электр челтәре җитәкчелеге, эшче-хезмәткәрләр тарафыннан барлык чаралар күрелә. Энергия объектлары биналарының түбәләре, нигезләре кар-боздан чистартылды, планнан тыш, авария-төзекләндерү эшләре өчен оператив бригада әзерлек хәленә китерелә. Язгы ташу чорында "Сетевая компания" җәмгыятендә көчәйтелгән кизү оештырыла, бригадалар тулы комплектлы техника белән тәэмин ителә. Су басу чоры төгәлләнгәч, энергетиклар тарафыннан подстанцияләр, электр үткәргечләрнең һава юллары участоклары тикшерелә, кимчелекләр һәм зарар килгән урыннар табылса, алар тиз арада бетерелә. Язгы ташу чорында су басу куркынычы янаган зонада яшәүчеләргә электр үткәргеч линияләр һәм трансформатор подстанцияләре янәшәсендә аеруча сак булырга кирәк, аларга 10 метрдан да якынрак килү тыела. Әгәр дә йортыгызга, каралты-курагызга су басу куркынычы яный икән, алдан ук электр энергиясен аеру хәстәрен күрергә кирәк. Өзелгән электр үткәргечләренә, су ашау нәтиҗәсендә авышкан баганаларга, ишекләре ачык калган электр җиһазларына, щитларына тап булсагыз, тиз арада зарарланган участокның төгәл урынын күрсәтеп, район электр челтәренең 2-33-61 номерлы кизү телефонына, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтенә яки җирле үзидарә органнарына хәбәр итегез. Гадәттән тыш хәл туганда бердәм коткару хезмәтенә (тел: 01, мобиль телефон аша 112 номерына), полициягә (02), "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә (03) хәбәр итәргә мөмкин. ТР Сәламәтлек Саклау министрлыгының катастрофа медицинасы үзәгенең оператив кизү телефоны: (843)293-49-95. Сезнең уяу булуыгыз электр энергиясе белән халыкны өзлексез тәэмин итәргә булышып калмыйча, бәхетсезлек очрагыннан да саклап калачак, хөрмәтле райондашлар!

Флорид Һадиев,

инженер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан язгы ташу кар эрү су басу бәлаказа