Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучылар Миләүшә Гафуровага мәхәббәт темасына язып, шомарырга киңәш итте

Миләүшә Гафурова 2018 елда “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә гран-при откан.

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә яшь шагыйрә Миләүшә Гафурованың шигырьләре буенча фикер алыштылар. Алар булачак шагыйрәгә мәхәббәт темасына язып, шомарырга киңәш итте.

“Миләүшәнең шигырьләрендә яңача сүз әйтү чагылышы бар. Аңа хәзер бер редактор белән эшләп, иң яхшы шигырьләрен аерым бер китап итеп бастырып чыгарырга кирәк. Әлегә мәхәббәт темасында язып шомар, халык темасына тиз генә кереп китмә”, - дип киңәш бирде язучы һәм шагыйрь Марсель Галиев.

Миләүшә Гафурова 2018 елда “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә гран-при откан.

Чарада Миләүшә Гафурова үзе язган шигырьләрен укып күрсәтте. Язучылар аңа үзләренең фикерләрен җиткерделәр һәм киңәшләрен бирделәр.

“Кайчан гына төгәл яза башлаганымны хәтерләмим, шул яшүсмер чакта, унбиш яшьләр тирәсендә булгандыр. Шигырьләрем “Сөембикә”, һәм “Идел” журналларында басылып чыкты. Үземне романтик рухтагы шагыйрә дип уйлыйм”, - диде Миләүшә Гафурова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Язучылар Миләүшә Гафурованың иң яхшы шигырьләрен китап итеп бастырып чыгарырга кирәк дигән тәкъдимгә бертавыштан риза булдылар.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X