Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылыту белән Татарстан елгаларында су күтәрелде

Елгаларда су өч сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр күтәрелде, ә Минзәлә елгасында 77 сантиметрга күтәрелүе күзәтелә.

Узган тәүлектә Татарстан елгаларында су өч сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр күтәрелде, ә Минзәлә елгасында 77 сантиметрга артуы күзәтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика елгаларында язгы процесслар дәвам итә, елгаларның боз катламында ерганаклар барлыкка килә. Аерым сулыкларда боз күтәрелде, ә Шушма һәм Мәлләдә ул төрле тизлектә бара», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шул ук вакытта дүшәмбедән Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су дәрәҗәсе үзгәрмәде диярлек, ә менә Түбән Кама ГЭСның түбән бьефында – бер метрга диярлек күтәрелде. Хәзер анда су 51,61 метр билгесендә тора.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәзер балыкчылар күпләп бозга чыга торган 96 урын контрольдә тотыла, диделәр.

ото: Марат Халяутдинов/Новости Зеленодольска,ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев