Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ инспекторларының вәкаләтләрен киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Үзгәрешләр буенча, инспекторлар суд карарыннан башка да машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә алачак.

Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә һәм ЮХИДИ инспекторларының вәкаләтләрен киңәйтү турында тәкъдим чыгарды. Бу хакта ведомствоның килешү-хокук департаментының административ-хокук идарәсе башлыгы Дмитрий Газизовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Үзгәрешләр буенча, инспекторлар судсыз гына машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә ала. Хәзерге вакытта машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү карарын суд кына чыгара ала.

Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме юл хәрәкәте иминлегенә генә түгел, ә Административ хокук бозулар кодексының башка өлешләренә дә кагыла.

Дмитрий Газизов административ кулга алу практикасыннан баш тартырга кирәк дип саный. Чөнки илдә кулга алынганнарны тоту урыннары җитми.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев