Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә начар һава шартларында юлларда куркынычсызлык турында искә төшерә

Бүгенге көндә республикада начар метеорологик шартлар саклана.

Машина йөртүчеләрнең начар һава торышына битараф каравы күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Мәсәлән, 9 февральдә Казан – Шәмәрдән трассасында Ford шоферы һава шартларын бәяләми һәм башка автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Ford шоферы һәм аның пассажиры авария урынында җан бирә.

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе начар һава торышында юлда куркынычсызлыкның төп чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә куркынычсызлыкка таянып эш итәргә тиеш. Куркыныч маневрлар ясаудан, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып хәрәкәт итүдән сакланыгыз.  

Реклама

Авто салонында барысы да куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр һәм артта – 7 яшькә кадәр автомобиль утыргычларында йөртергә кирәк.

Җәяүлеләргә дә начар һава торышында саграк булырга кирәк: юлны зебра буенча гына чыгарга кирәк,машиналарның сезгә юл бирүенә инануыгыз мөһим.  Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.

"Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һава шартлары начарланганда, машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә барудан тыелырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә",-дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев