Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл аркылы чыгу кагыйдәләрен күбрәк 7–14 яшьлекләр боза.

Әгәр әти-әнисенең контроле җитмәсә, кечкенәрәкләр дә проблема тудыра. Мисалга, 4 мартта көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Татар Икшермәсе авылында балалар бакчасында тәрбияләнүче малай юл читендә туктап торган автомобиль артыннан йөгереп чыгып, каршыга килүче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә бала баш мие селкенүе диагнозы белән Саба үзәк хастаханәсенә озатыла. Бу очракта административ җаваплылык турындагы...

Әгәр әти-әнисенең контроле җитмәсә, кечкенәрәкләр дә проблема тудыра. Мисалга, 4 мартта көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Татар Икшермәсе авылында балалар бакчасында тәрбияләнүче малай юл читендә туктап торган автомобиль артыннан йөгереп чыгып, каршыга килүче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә бала баш мие селкенүе диагнозы белән Саба үзәк хастаханәсенә озатыла. Бу очракта административ җаваплылык турындагы беркетмә, баласын контрольдә тотмаганы өен, малайның әнисенә төзелде. Быел балалар катнашында килеп чыккан тагын бер күңелсез хәлгә җигүле атта барган кеше гаепле. Февральнең соңгы көнендә Сатыш авылында яшәүче җигелгән ат белән хәрәкәт итеп, төп юлдан барган "ВАЗ-2114" автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә авария килеп чыга, автомобиль эчендәге ике бала тән җәрәхәтләре алып, Казанда хастаханәгә мөрәҗәгать итәләр. Ат хуҗасы да район хастаханәсенә озатыла.

Язгы ял чорында юлларда мондый бәхетсезлек очраклары кабатламасын өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юлларда контроль көчәйтелә, 5 апрельгә кадәр "Имин каникуллар" район акциясе уздырыла. Профилактик чаралар үткәрүдән тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган яшь җәяүлеләр дә, балалар учреждениеләре янында хәрәкәт тизлеге режимын бозган, җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, балаларны йөртү өчен махсус җайланмалар, иминлек каешлары кулланмаган автомобиль йөртүчеләр игътибар үзәгендә булачак.

Агымдагы ел "Яшь хәрәкәт инспекторлары" хәрәкәтенә 40 ел тулу белән дә истәлекле. Укучыларны берләштергән отрядлар 1973 елда Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе инициативасы белән төзелә. Татарстан балалары әлеге әлеге хәрәкәткә 1986 елда кушыла. Хәзерге вакытта республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 12 меңнән артык укучыны берләштергән 1400гә якын яшь хәрәкәт инспекторлары (ЮИД) одряды бар. Аларда юлда йөрү кагыйдәләрен ихтирам итүче булачак автомобиль йөртүчеләр тәрбияләнә. ЮХИДИ инспекцияләрендә эшләүчеләрнең дә күбесе ЮИД мәктәбен узган хезмәткәрләр. Яшь инспекторлар хәрәкәте балаларның юлларда имгәнүләрен профилактикалауның нәтиҗәле һәм популяр формасы булып кала. Саба гимназиясе, Завод-Нырты урта, Кызыл Мишә төп мәктәбендә эшләп килүче ЮИД отрядларын үрнәк итеп китерергә була. Язгы каникуллар чорында балаларның юлларда имгәнүләрен кисәтүдә әлеге отрядларның мөмкинлекләрен дә эшкә җигү мөһим. Балалар, юлларда игътибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз.

Илнур Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев