Саба таңнары

Юл фаҗигасендә 20 яшьлек кыз үлгән, икенчесе – комада

Түбән Кама шәһәре янындагы юл-транспорт һәлакәтенең бүген, 17 февраль иртәсендә - 9:30 сәгатьтә булуын җиткергән идек. Фаҗигагә китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы - Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан диелде. "Газель" белән җиңел машина - "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Җиңел машинаның 24 яшьлек йөртүчесе...

Түбән Кама шәһәре янындагы юл-транспорт һәлакәтенең бүген, 17 февраль иртәсендә - 9:30 сәгатьтә булуын җиткергән идек.

Фаҗигагә китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы - Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан диелде. "Газель" белән җиңел машина - "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Җиңел машинаның 24 яшьлек йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан дип фаразланыла. Шуның аркасында ул каршы як хәрәкәт полосасына чыга.

Җиңел машинаның пассажиры - 20 яшьлек хатын-кыз урында ук үлә. Йөртүче ир-ат комада, ди. Аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. Аларны изелгән машинадан коткаручылар ярдәмендә генә чыгарганнар.

Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: