Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл һәлакәтендә үлгән биш кешенең өчесе - балалар

11 гыйнварда Татарстанның Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре билгеле булды. Анда 5 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә. 16.05 сәгатьтә Казан - Оренбург автоюлының 124 нче километрында "Mercedes-Benz" автомобиле Оренбург ягыннан Казан юнәлешендә хәрәкәт иткән. Якынча мәгълүматларга караганда, машина йөртүче көчле буранда юл...

11 гыйнварда Татарстанның Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре билгеле булды. Анда 5 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.

16.05 сәгатьтә Казан - Оренбург автоюлының 124 нче километрында "Mercedes-Benz" автомобиле Оренбург ягыннан Казан юнәлешендә хәрәкәт иткән. Якынча мәгълүматларга караганда, машина йөртүче көчле буранда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайламаган, ул чыгарга җыенган хәрәкәт итү полосасының тиешле дәрәҗәдә буш булуына инанмаган һәм каршы як полосага чыккан. Каршына якынлашып килүче автомобильне күреп, ул машинаны уңга алган һәм "Scania" йөк машинасына бәрелгән. Бәрелеш нәтиҗәсендә, "Mercedes-Benz" юлга аркылы борылган һәм каршы килүче "Ford Focus" автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелешү беренче автомобиленең сул ягына туры килгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче һәм "Mercedes-Benz" автомобиленең 4 пассажиры, шул исәптән 3 бала (5, 10 һәм 13 яшьлекләр) һәлакәт урынында ук үлгән. Әлеге 5 кеше - балалар һәм аларның ата-анасы. Шул ук автомобильнең 3 яшьлек пассажиры баш мие селкенү, тән җәрәхәтләре белән районның үзәк хастаханәсенә озатылган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга килгәндә, 5 урынлы автомобильдә 6 кеше булган. Балалар махсус җайланмаларга утыртылмаган, дип белдерелә хәбәрдә.

Шулай ук "Ford Focus" автомобиле пассажиры да хастаханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев