Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбат һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр

13 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәреп, «Ак калфак» клубы әгъзаларын яңа китаплар белән таныштырдылар.

Галия Сафиуллинаның «Сыналган мәхәббәт» китабына аерым игътибар бирелде. Галия Сәлимовна повестьлар гына түгел, шигырьләр дә яза. Аның сүзләренә җырларны Татарстанның Марат Яруллин, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Рәфыйкова һәм башка эстрада йолдызлары башкара. Шигърияткә мәхәббәт аңа әтисеннән бирелә, ул шигырьләр иҗат итәргә яраткан, аның кулъязмалары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Чирмешән язучысының һәр повесте - танышларының реаль тормыш тарихы һәм һәр геройның язмышын ул үзе кичерә, гүя күз яшьләре белән яза, бу аның повестьларына аерым реалистиклык өсти. Чарада катнашучылар әсәрләрдән өзекләр укып, геройларга борчылып, повестьны тулысынча укырга теләделәр һәм китапны өйләренә алдылар.

Чыганак : https://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев