Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлдан түбән төшеп каплану һәлакәтләре күбесенчә фаҗига белән тәмамлана

Транспорт чараларының уртача тизлекләре арткан җәйге-язгы чорда, юлдан түбән төшеп каплану очракларының да саны арта. Куркынычсызлык каешларын эләктермәү бу төр һәлакәтләрнең фаҗига белән тәмамлану ихтималлыгын үстерә. Җыеп кына әйткәндә, быел Татарстандагы юлларда транспорт чараларының түбән төшеп каплануының 287 очрагы нәтиҗәсендә, 55 кешенең гомере өзелгән, 360 кеше тән казасына дучар булган....

Транспорт чараларының уртача тизлекләре арткан җәйге-язгы чорда, юлдан түбән төшеп каплану очракларының да саны арта. Куркынычсызлык каешларын эләктермәү бу төр һәлакәтләрнең фаҗига белән тәмамлану ихтималлыгын үстерә.

Җыеп кына әйткәндә, быел Татарстандагы юлларда транспорт чараларының түбән төшеп каплануының 287 очрагы нәтиҗәсендә, 55 кешенең гомере өзелгән, 360 кеше тән казасына дучар булган. 90 очракта һәлакәттә катнашучыларның кимендә берсенең куркынычсызлык каешын эләктермәве 33 кешене гүр иясе иткән.

ТР дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә өнди. Автомобиль белән идарә иткәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайлау, каршы як юлга чыгу белән бәйле хәтәр маневрлардан тыелу, салонга утыргач, куркынычсызлык каешын һәрвакыт эләктерү һәм 12 яшькәчә балаларны пассажир иткәндә алар өчен каралган махсус җайланмага утыртып йөртү зарур.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев