Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзем үстереп карыйкмы әллә

Фермерлар йөзем үстерүчелек белән шөгыльләнеп, бу өлкәдә сәнәгать тармагын киң җәелдерергә планлаштыралар. Кыш дәвамында алар яңа эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсе туплау өчен белемнәрен арттырачак. Бу хакта Татарстан фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы коореративлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров җиткергән. Республиканың селекционер-виноградчылары йөземнең Татарстанда үстерердәй кышкы чыдам берничә сорт булдырган да...

Фермерлар йөзем үстерүчелек белән шөгыльләнеп, бу өлкәдә сәнәгать тармагын киң җәелдерергә планлаштыралар.



Кыш дәвамында алар яңа эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсе туплау өчен белемнәрен арттырачак. Бу хакта Татарстан фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы коореративлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров җиткергән. Республиканың селекционер-виноградчылары йөземнең Татарстанда үстерердәй кышкы чыдам берничә сорт булдырган да инде. Алар йөземнән шәраб, сок, дару кушылмалары җитештерәчәк. Ә йөзем төшләреннән май алырга була. Тулаем алганда, йөземнән 20 төрле продукция җитештереп була икән.



Баштагы мәлләрдә Татарстанда бу эш белән 5-7 фермер шөгыльләнәчәк. Тора-бара аларның саны артырга тиеш. Алай гына да түгел, фермерлар яңа сортлар булдыру буенча да эш алып барырга ниятли, ди. Фермерларның беренче йөзем бакчалары 2016 елның язында ук барлыкка киләчәк.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50145-tatarstan-fermerlaryi-yөzem-үsterep-shәrab-һәm-sok-җiteshterergә-җyiena.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев