Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Закирҗан киттеме әле?"

Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтовның Саба районына килеп эшли башлавына 10 елдан артык вакыт узып бара. Шул гомер эчендә ул үзе җитәкләгән Саба аграр көллиятенә генә түгел, район тормышына да шактый үзенчәлекле яңалыклар алып килде. Көллият белән тыгыз элемтәдә булган "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, шушы җирлектә яшәгән кешеләр өчен дә ул...

Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтовның Саба районына килеп эшли башлавына 10 елдан артык вакыт узып бара. Шул гомер эчендә ул үзе җитәкләгән Саба аграр көллиятенә генә түгел, район тормышына да шактый үзенчәлекле яңалыклар алып килде. Көллият белән тыгыз элемтәдә булган "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, шушы җирлектә яшәгән кешеләр өчен дә ул бик якын, икенче төрле итеп әйткәндә, "үз кеше"гә әйләнде. Яңа елны каршылаган көннәрдә Закирҗан Миңнемуллович, бер ягына авыл Советы рәисен, икенче ягына хуҗалык җитәкчесен утыртып, Юлбат авыл җирлеге биләмәсенә кергән авыллардагы халыкны Яңа ел бәйрәме белән тәбрик­ләү гадәтен дә кертте. Алай гына да түгел, сәхнәләргә чыгып, баянга кушылып җыр сузды, халык белән күңелле итеп, ял итә дә белде.
Шулай итеп, Тенекидә чираттагы Яңа ел бәйрәме тамашасы бара. Лотерея уеннары бетеп, халык мәш килеп уеннарга күчкән иде. Ишектән Закирҗан Бикмөхәммәтов алда санап үтелгән дуслары белән килеп керде. Кунак­ларны көттерергә ярамаганлыгын аңлап, сәхнәгә уенга менгәннәрне тиз генә сәхнә артына кертеп торып, бәйрәмне алып баручылар сүзне җитәкчеләргә бирде.
Котлау сүзләре тыңлаганнан соң, кунакларга беренче рәттән урын бирелде. Тамашаны дәвам иттерәсе генә дигәндә, уенга менеп, сәхнә артында көтеп торырга мәҗбүр булган уенчының түземлеге төкәнгән булгангадырмы, ул сәхнәгә чыга чыгышка: "Закирҗан киттеме әле?" - дип, ярып салмасынмы... Алгы рәттә генә утырган Закирҗан Бикмөхәммәтовка күз ташлап, клубка җыелган баласы-чагасы, җәмгысы 100дән артык кеше бермәлгә тын калды. Шушы әкияти тынлыкка аптырап калган теге иптәш, соравымны аңламадылар, ахрысы, дигән кебек, тагын да катырак итеп, "Юк, Закирҗан киттеме соң, юкмы?" - дип соравын кабатлады да, каршында елмаеп утырган җитәкче Закирҗан Миңнемулловичны күреп алды. Ә Закирҗан Бикмөхәммәтов бу юлы тыелып кала алмады, рәхәтләнеп бер көлеп җибәрде, аңа тенекилеләр дә кушылды.

Камил Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев