Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә.Закиров чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чара дип исәпли

10 мең сумнан артык бурычы булган кешеләрне чит илгә чыгармаганнар.

Чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чара. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан баш приставы урынбасары Әнвәр Закиров хәбәр итте.

Алимент түләмәгән 15 меңнән артык Татарстан кешесе чит илгә чыга алмаган. 10 мең сумнан күбрәк бурычы булган кешеләр чик аша уза алмаган.

Әнвәр Закиров сүзләренчә, чит илгә чыгуны тыю – бурычлы кешеләр белән көрәшүдә иң нәтиҗәле чара. “Күбесе, чит илгә чыгу хокукын кайтару өчен, тиз арада бурычларын капларга тырыша”, - диде Әнвәр Закиров.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X