Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заманча телефон [юмореска]

Марат, йокысыннан шабыр тиргә батып, үрле-кырлы сикереп уянып китте."Уфф, ходаем, берүк, үзең саклый күр, күпме яшәп мондый төшнең кергәне юк иде әле. Юк, бу төш түгел, ә чын саташу.

Ул белгәннәрен укып (сөйләменең күп өлешен әйтергә ярамаган сүзләр биләгән Марат күп белми, Алланы иң авыр вакытларда гына искә төшерә иде) икенче ягына әйләнеп ятып та карады, ләкин яңадан йоклап китә алмады. Ә түбәндәгеләрдән гыйбарәт саташу Марат өчен, чынлап та, куркыныч булды. Имештер, яңа төр кәрәзле телефон уйлап тапканнар. Әгәр алдап сөйли башласаң телефон аша, автомат рәвештә ул күралмаган "Ялган" дигән җыр яңгырый башлый, имеш. "Ялганчылар тотыла ул, син дә калмассың",- дигән сүзләр булган бу җырны иҗат итүчеләрне үзенә генә хас " матур сүзләр" белән искә алучы Марат өчен яшәүнең гаме бетте, кызыгы калмады. Чөнки ул кемгә генә шалтыратмасын, ике сүз әйтүгә, теге җыр яңгырый, чөнки ул, үзе дә сизмәстән, автомат рәвештә ялганга күчә. Гомер буе алдалап сөйләшергә күнеккән Марат өчен элеккеге телефон аша сөйләшкән вакытлар коммунизм чоры булып тоела башлады. Вәйт күңелле вакытлар бар иде. Шалтырат та, ялганла рәхәтләнеп! Дусларын күпме тапкыр ялганлады икән ул телефон аша. Инде аларның күбесе ышанмый да башлаганнар иде. Ә мескен хатыны телефон аша алдауларның ниндиен генә ишетмәде икән…."Эш килеп чыкты әле-төнге 2 ләрсез кайтып булмас, ахры" - алдауның бу әле иң гадие генә. Аның әйтергә тел әйләнмәгәннәре күпме әле. Жәлләп тә куя инде ул телефонны - күпме сер саклый бит!! Беркемгә әләкләми, сатмый. Кодрәтеннән килсә Марат һәйкәл куяр иде телефонга. Исеме дә әзер: "Тугры партизан дуска". Әгәр телефоннарга кызару рефлекторлары урнаштырсалар, валлаһи, оятларына чыдый алмыйча кызарып утка әйләнерләр иде. Шулар турында уйланып, боргаланып-сыргаланып ятканнан соң ул, инде йоклап китмәсенә инанып, барып телевизорны кабызды. Ә анда, Маратны үчекләгәндәй, Алинә Бәшәрова үрле-кырлы сикерә-сикерә, Айдар Тимербаевның " Ялган" дигән җырын башкара иде!

Хәниф Тимербаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев