Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебездә дәваланыгыз

Ял итәргә чит илгә йөрибез, дәваланырга да шунда барабыз. Дәвалану дигәннән, үзебездә дә шифаханәләр байтак бит. Аларда нинди табигый ресурслар белән дәвалыйлар? Дәва эзләп, Кырым, Кисловодск, Ессентукига кадәр барырга кирәкме? Бер газета укучыбыз безгә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның соравын исә без шифаханә-курорт оешмаларыныӊ «Татарстан шифаханәләре» республика ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьевка юлладык.

Евгений Терентьев сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 45 шифаханә бар. Бүгенге көндә ассоциация составына 25 шифаханә кергән. 
– Без аларны дәвалау юнәлешендә генә түгел, туристлык тармагы буларак та үстерәбез. Кызганыч, күпләр үзебезнең шифаханәләр турында бөтенләй белми. «Ижминводы» шифаханәсенең Менделеевскида урнашкан булуыннан да хәбәрдар түгел кайберәүләр. Бәяләрне дә кыйммәт дип әйтеп булмый. Узган елны, уртача алганда, ун көне 21 мең сум тора иде. Сезнең сорауга килгәндә, республика шифаханәләре дә минераль суларга бай, аларда да ләм белән дәвалыйлар. Иң данлыклы «Бәкер» шифаханәсен генә алыйк. Аның сапропель ләменә һәм утлы суына дөньяда тиңнәр юк. «Мацеста» кебек югары минеральләшкән, аз минеральләшкән һәм эчә торган табигый сулардан, дәвалый торган сапропель ләменнән, ятмалы зәңгәр балчыктан шифа табучылар бик күп, – ди ул. 

Әлеге шифаханә «Здравница» бәйгесенең «Россиянең иң яхшы дәвалану һәм ял итү урыны» номинациясендә берничә ел рәттән җиңеп килә. «Ижминводы» шифаханәсенең «Шифалы су»ы 2001 елда Италиядә үткән минераль сулар конкурсында алтын медальгә ия булган. Шифаханәнең табигый дәвалау факторлары: йод-бромлы дәвалау минераль ванналары, минераль су белән дюбаж, җылы белән дәвалау, ләм, озокерит булса, Әлмәт районында урнашкан «Ян» шифаханә-профилакторие «Поташно-Полянская» минераль суы белән данлыклы. Югары Ослан районының «Газовик» шифаханәсенә ләм, «Ундоровская» минераль суы белән дәваланырга бара аласыз. «Васильевский» шифаханәсе йод-бромлы минераль су чыганагына бай. Анда Алтай краеның Мормышан күленнән чыгарылган ләм белән дәвалыйлар. 

– Шифаханәләрнең барысы да минераль су чыганакларына бай. Бальнеологик, ягъни минераль сулар белән дәвалану ашкайнату органнары, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авырулары булганнар арасында популяр. Суның химик составын исәпкә алып, аны куллану ысулларын табиб билгели. Дәвалау үзлегенә ия ләмнәре булган йөзләрчә сулык исәпләнә бездә. Климат терапиясе турында да онытмыйк, шифаханәләр шәһәрләрдән читтә, күбесе табигатьтә, ылыслы урманнар эчендә урнашкан. Шифаханә территориясендә йөрү генә дә нервларны тынычландыра, фитонцидларга бай һава сулыш органнары өчен файдалы, – дип сөйли ассоциация башкарма директоры. 
Шунысын да әйтергә кирәк: республика шифаханәләренә юлламаларны онлайн-броньлау сервисы да эшли башлаган.

– Шифаханә турында барлык мәгълүмат сайтта күрсәтелә һәм урын алып кую, түләү эшләрен тәүлекнең 24 сәгатендә дә башкарырга мөмкин, – ди Евгений Терентьев. 

Сәламәтлекне ныгыту өчен кая барырга?

Сулыш органнары
«Азнакай», «Газовик», «Җәлил», «Ливадия», «Дельфин», «Сосновый бор», «Санта», «Космос»

Нерв системасы
«Бәкер», «Волга», «Җәлил», «Крутушка», «Санта»

Ашкайнату органнары
«Бәкер», «Волга», «Ижминводы», «Космос», «Лениногорский», «Санта», «Космос»

Эндокринология
«Сосновый бор», «Ян»

Йөрәк-кан тамырлары авырулары
«Васильевский», «Волга», «Газовик», «Жемчужина», «Космос», «Ян»

Шикәр диабеты
«Ижминводы», «Лениногорский», «Ливадия», «Ян», «Космос», «Радуга»

Гинекология, урология
«Азнакай», «Бәкер», «Крутушка», «Сосновый бор», «Санта»

Терәк-хәрәкәт аппараты
«Васильевский», «Жемчужина», «Космос», «Крутушка», «Лениногорский», «Ян», «Космос», «Радуга»

Россия территориясендә 7,5 мең минераль чыганаклар булуы билгеле. Дәвалау өчен аларның 40 төре генә кулланыла. 

Фото lokraduga.ru

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X