Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көндә фермерлар ит-сөт эшкәртү, сату өчен төрле юлларын эзли [+фото]

Әйтик, савып алынган сөтне каймак, катык яки май итеп сату күпкә отышлырак. Әмма мәшәкатьле. Шулай да Райнур Әхмәтов кебек егетләр курыкмыйча тотына бу эшкә. Юкка гына Мәскәү шәһәрендә узган Россия фермерларының XXVI съездында республикадан делегат булып катнашмады ул. Районның фермерлар берләшмәсен дә җитәкли. Ә болар барысы да туган җирне ярату,...

Әйтик, савып алынган сөтне каймак, катык яки май итеп сату күпкә отышлырак. Әмма мәшәкатьле. Шулай да Райнур Әхмәтов кебек егетләр курыкмыйча тотына бу эшкә. Юкка гына Мәскәү шәһәрендә узган Россия фермерларының XXVI съездында республикадан делегат булып катнашмады ул. Районның фермерлар берләшмәсен дә җитәкли.

Ә болар барысы да туган җирне ярату, авылдашларны хезмәтле итәсе килүдән башланган. Авыл тузанында туп уйнап, бозда кәшәкә сугып үскән малайлар олы тормышка аяк баскач туган җирен ташлап китмичә, аны тагын да мул, ямьле яшәтү өчен өлеш кертә икән, бу инде горурлык.

Райнур мәктәпне тәмамлагач та, физкультурачы белгечлеге ала. Дипломлы тренер буларак, балаларны көрәш серләренә дә өйрәтеп йөри әле. Казанда махсус сату урыннары булдырып, сөт сатуны оештыра. Шәһәр халкы авылның сыйфатлы, чиста сөтен көтеп кенә тора. Өстәвенә сатып алучы өчен бәясе дә кибетнекенә караганда күпкә отышлы. Тиз арада яратып өлгерә шәһәр кешесе Олыяз сөтен. Шул рәвешле хуҗалыкка ярдәм, шәһәр халкының табынын сыйлы да итә. Эшне тагын да камилләштерү максатыннан 2009 елда лизинг-грант программасы ярдәмендә УАЗ машинасы ала. Илнур абыйсы белән бергәләп, эштән туктаган иске пекарняны яңарталар.

Билгеле, бу эшләр әтиләре Гыйльфан абый теләктәшлегендә башкарыла. Әти кеше үзе дә озак еллар хуҗалыкта җитәкче, "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре". Гаилә башлыгы авылның да киләчәген күзаллап, бүгенге эшче кадрлар кытлыгын исәпләп, "Олыяз" хуҗалыгы сөтчелек комплексына узган җәйдә дүрт робот урнаштыруга иреште. Үзеңдә җитештерелгән сыйфатлы сөттән нигә әле авылда ук продукция әзерләп карамаска, дип уйлаша егетләр. 2012 елда сөт эшкәртү цехын ачып җибәрә Райнур. Бинасы, җиһазлары үзендә булган модульле цех алып кайтып урнаштыралар. Цехта 8 кеше хезмәт куя.

Тулырак репортажны "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев