Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Жанна Фриске турында яңа мәгълүматлар: ул ябыккан һәм үзе хәрәкәтләнә башлаган [+яңа фотолар]

    Бер елга якын рак белән көрәшүче Жанна Фриске АКШтан кайткан, хәзер ул Прибалтика якларында ял итә. Америка табиблары Жаннага җәйне шунда үткәрергә рөхсәт биргәннәр. Хәзерге вакытта аның янәшәсендә әнисе Ольга Владимировна, ире Дмитрий Шепелев һәм бер яшьлек улы Платон. Кичләрен Жанна диңгез буена һава суларга чыккалый икән. Нәкъ әнә шул...

    Бер елга якын рак белән көрәшүче Жанна Фриске АКШтан кайткан, хәзер ул Прибалтика якларында ял итә. Америка табиблары Жаннага җәйне шунда үткәрергә рөхсәт биргәннәр. Хәзерге вакытта аның янәшәсендә әнисе Ольга Владимировна, ире Дмитрий Шепелев һәм бер яшьлек улы Платон. Кичләрен Жанна диңгез буена һава суларга чыккалый икән. Нәкъ әнә шул вакытта аны папараццилар "эләктергәннәр" дә. Фотодан күренгәнчә, Фриске сизелерлек ябыккан, хәзер үзе хәрәкәтләнә башлаган. Бүген исә Фрискега 40 яшь тулды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: