Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зифа Кадыйрова районнарда китап кибетләре ачарга кирәк дип саный

Китап кибетләре булса, халык рәхәтләнеп китап укыячак, диде язучы.

Язучы Зифа Кадыйрова Татарстан районнарында китап кибетләре булырга тиеш дип уйлый. Ул бу фикерен “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Китаплар сатылмый, диләр. Сата торган урыны булмагач, халык кайдан сатып алсын соң? Халык белән очрашуга барсаң, китапны ябырылып алалар. Бигрәк тә авылларда. Чөнки аларның китап сатып алыр урыннары юк. Татар китабы Казанда чыга һәм Уфага бара. Ә авыл кешесе, китап алыр өчен, Уфага бармый бит”, - диде Зифа Кадыйрова.

Язучы фикеренчә, әдәбиятны саклар өчен, беренче чиратта районнарда китап кибетләре булдырырга кирәк. Алар булса, авыл халкы рәхәтләнеп китап укыячак. Шуңа күрә китап кибетләре ачарга кирәк.

“Язучыларга күбрәк халык белән аралашырга, алар арасына чыгарга кирәк. Китапны язып, чыгарып кына эш бетми, аны укучыга җиткерә белергә дә кирәк. Мин Татарстанда чыккан язучыларның китапларын читкә алып чыгам, халыкка җиткерергә тырышам”, - диде ул.

Фото: архив/Яков Абрамов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев