Зираттагы кабер ташларын җимерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 5 млн сум вәгъдә ителә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Татар бистәсе зиратындагы кабер ташларын җимерүче вандаллар турындагы мәгълүмат өчен 5 млн сум вәгъдә итә. Кичә ул вәхшилек актын тикшерүне үз контроленә алды дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы. Искәртеп үтик: 8 сентябрьдә Яңа Татар бистәсе зираты администрациясе 100ләп кабер ташын җимерү...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Татар бистәсе зиратындагы кабер ташларын җимерүче вандаллар турындагы мәгълүмат өчен 5 млн сум вәгъдә итә. Кичә ул вәхшилек актын тикшерүне үз контроленә алды дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Искәртеп үтик: 8 сентябрьдә Яңа Татар бистәсе зираты администрациясе 100ләп кабер ташын җимерү турында полициягә хәбәр итте. РФ ҖК 244 маддәсе 2 бүлеге ("Мәрхүмнәрне һәм алар җирләнгән урынны мыскыллау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бу хакта ниндидер мәгълүматка ия булуччыларны 291-21-20, 291-20-02 («ышаныч телефоны») яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
Язган идек: Казан зиратында 100 кабер ташын мыскыл иткәннәр (ВИДЕО)
---
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев