Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Зәкят" фонды инвалид-балалар һәм аларның ата-аналары өчен мастер-класслар оештыра

Авиатөзелеш районының "Яшьлек" яшүсмерләр клубында иҗади дәресләр түләүсез атнага өч тапкыр була.

"Зәкят" фонды инвалид-балалар һәм аларның ата-аналары өчен мастер-класслар оештыра. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды “Авыру балалар, яшь инвалидлар һәм аларның ата-аналары үзәге” проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект кысаларында атанасына өч тапкыр Казанның «Яшьлек» яшүсмерләр клубында балалар һәм әти-әниләр өчен махсус дәресләр бирелә.

"Бүген физик яктан үзенчәлекләре булган балалар өчен язгы тематикага багышланган иҗади мастер-класс узды. Балалар төрле ярдәмче материаллардан кул эшләре әзерләделәр. Әлеге бердәм иҗади процесс нәниләрнең кәефен күтәрде, аралашырга һәм үз хезмәтләренә сокланырга мөмкинлек бирде. Мастер-класс тәмамлану белән сабыйларга музыкатерапия тәкъдим ителде. Балалар иҗади эш белән мәшгуль арада аларның әниләренә дә ял чарасы оештырылды. Психолог белән әңгәмәдән соң аларга фитнес белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирелде. Чарада волонтерлар да катнашты. Алар яшьләр белән аралашу өчен чакырылды, уртак темаларга яшь студентлар файдалы әңгәмә кордылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафынан башлап җибәрелгән әлеге проект инвалид-балалар һәм аларның ата-аналары өчен оештырыла. Проект Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыяте үсешенә каралган грант чараларын кулланып гамәлгә ашырыла.

Авиатөзелеш районының "Яшьлек" яшүсмерләр клубында иҗади дәресләр түләүсез атнага 3 тапкыр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 14.00-17.00 сәгатькә, җомга көннәрендә 14.00-16.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Мастер-класслар Годовикова урамының 16нчы йортында урнашкан Үзәктә уза.

Алдан язылу мәҗбүри.

Барлык мәсьәләләр буенча түбәндәге телефон аша проектның координаторы Гүзәлия Вәлиулловадан мәгълүмат алырга мөмкин: +79274730729.​ 

Фото: dumrt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев