Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Зәкят" хәйрия фонды 17 гаиләгә корбан ите таратты

ТР Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Казанда яшәүче мохтаҗ 17 гаиләгә корбан ите таратты. Шөкер-корбан итен тарату акциясе (Аллаһы тәгалә ризалыгы һәм рәхмәте хакына) хәйрияче инициативасы белән башкарылды. Корбанга чалынган сарык ите белән күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр тәэмин ителде. Сәдака алучы гаиләләр хәйрия эшен оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

- Ярлы гаиләләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашырга теләүчеләр "Зәкят" хәйрия фондына мөрәҗәгать итә алалар, фонд барлык оештыру мәсьәләләрен тулысынча үз өстенә ала, - дип билгеләп үтте фондның генераль директоры Ирек Җиһаншин. Безнең квалификацияле белгечләребез  хәйриячеләрнең барлык сорауларына да җавап бирәчәк, корбан чалуның әһәмияте һәм ничек башкарылуы, нәзер корбаны, корбан итенең күләме һәм бәясе, корбан итеп чалынган хайванның тиресен нишләтергә, корбан өчен  хайван үстерүчеләрнең исемлеген бирәләр, ышанычлы чалучыларны тәкъдим итәләр. Фонд хәйрияченең корбан чалуда башкарыла торган барлык эшләрен җиренә җиткереп башкару җаваплылыгын үз өстенә ала. Изгелек кылырга теләүче хәйриячеләрнең мөрәҗәгате түләүсез башкарыла.

45 килограмм авырлыгындагы тере тәкә яки сарыкның бәясе 6500 сум  тәшкил итә. Хәйриячеләр гаризаларын түбәндәге адрес буенча урнашкан офиста яза алалар: Казан шәһ., Тукай ур., 3. Телефон: (843) 2253322.

Фото: http://dumrt.ru
http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев