Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт - футболчы, Алинә - чаңгычы

Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Икшермә авы­лында урнашкан "Ко­яш­­­кай" лагереның "Сә­ләт-Саба" сменасында 20 мавыктыргыч көн уз­дырган укучыларны 20 июльдә спорт белән шөгыльләнүче 70 бала алыштырды. Боларның сменасы "Яшьлек аланы" дип атала. Дүшәмбедә лагерьны рәсми төстә ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев әйт­кәнчә, каникулның икен­че ае үтеп...

Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Икшермә авы­лында урнашкан "Ко­яш­­­кай" лагереның "Сә­ләт-Саба" сменасында 20 мавыктыргыч көн уз­дырган укучыларны 20 июльдә спорт белән шөгыльләнүче 70 бала алыштырды. Боларның сменасы "Яшьлек аланы" дип атала. Дүшәмбедә лагерьны рәсми төстә ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев әйт­кәнчә, каникулның икен­че ае үтеп барса да, тренерларның, әйдаманнарның балалар белән шөгыльләнми калган бер көне дә юк. "Кояшкай"дагы чиратта­гы смена белән парал­лель рәвештә аграр көл­­лияттә 20 балага бадминтон спорты лагере да эшли башлаган. Ә "Сәләт"леләрнең 15-20 июль көннәре Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында "Сәләт" III Халыкара яшьләр белем бирү форумында үткән. Биләр фестивале программасы кысаларында уздырылган спорт ярышларында сабалылар зур уңышларга ирешеп, «Волейбол», «Шахмат » ярышларында - 1нче, "Футбол"да 3нче урынны яулаганнар. Шулай ук "Чын сәлкешләр" КВН командасы белән үзенчәлекле татарча юмор күрсәтүдә дә, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында да сынатмаганнар.

Инде "Яшьлек аланы"нда чаңгы, өстәл теннисы һәм футбол буенча осталыкларын арттырачак балалардан уңышлар көтәргә кала. "Мин монда футбол уйнарга килдем. Командаларга бүленеп көч сынашабыз. Лагерь миңа бик ошый",- дип шатлыгын уртаклашты Зөлфәт Шакиров һәм егетләрчә биеп тә күрсәтте. Ә Алисә Мөбарәкова тренеры Рус­­лан Миңнеголов кул ас­тын­да чаңгы осталыгын арттырырга килгән. Бил­геле, лагерь тормышы белән кызыксынып тан­­танада катнашкан әти-әниләрнең дә балаларын киләчәктә спорт­та җиңүчеләр итеп күрәсе килә. Рай­оны­бызның танылган чаң­гычысы Гүзәлия Фәтхерахманова да II сыйныфны тәмамлаган улы Айзатны лагерьга шул нияттән алып килгән. "Кызымны спортка тарта алмадым, инде улымны чаңгы юлына алып керәсем килә",- диде ул.

"Яшьлек" мәдәни-спорт үзәге тренеры Улегбек Вәе­сов әйтү­ен­чә, ла­герь­да спорт күнек­мә­лә­ре өчен уңайлыклар елдан-ел яхшыра бара. Шул мөмкинлекләрдән фай­даланып, укучыларны алдагы сезон спартакиадасына әзерлиләр. Балалар көнгә дүртәр сә­гать түгәрәкләрдә шө­гыль­­ләнәләр, чаңгыда, өс­тәл теннисында, футболда җиңүчеләр булу серләренә төшенәләр.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев