Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт Зиннуров икенче тапкыр әти булган!

Бүген 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган.

- Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы - 3570 грамм, буе - 53 см, - дип сөенече Intertar.ru хәбәрчесе белән уртаклашты бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.

Без дә чын күңелдән Зиннуровларны котлыйбыз, гаилә бәхете һәм балаларының сау-сәламәт үсүләрен телибез!


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев