Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
РАЙОН ЕЛЬЯЗМАЧЫСЫНЫҢ РУХЫН ЯҢАРТЫЙК!

Сатышым -туган авылым

Автор: Гыйлметдинова Дания Габделхәмит кызы.

Һәркемнең бар туган ягы,

Туган җире, туган авылы.

Иркәләүче назлы җиле.

Күңелгә очкын салучы.

 

Авылымның исеме гади

Сатыш бабай салган нигез.

Урнашканнар килеп бире

Урыны уңай һәм бик тигез.

 

Коннэр уткән еллар уткән

Авылыбыз бик нык үскән.

Урам арты урам артып

Саны ундүрткә дә җиткән.

 

Вакыйгалар була торган

Кайгылысы,шатлыклысы.

Замана җилләре үтми

Кагылмыйча безнең җирне.

 

Хаҗи ага Нәбиуллин

Килеп Сатыш якларына

Сатып алган ул бер бина

Кирәк-ярак тутырырга.

 

Эшчеләре бик күп булган

Итек басып көн күргәннәр.

Мәдрәсә салу теләгенә

Риза булган зур түрәләр.

 

1876 нче елны дуслар

Өч мәдрдсә эшли башлый.

Урыс телен өйрәтүгә өчен

Өч йөз сум акча бүленә.

 

 

Зур гыйлемле имам –хатиб

Мөбәрәкша, Мөхәммәтләр.

Өйрәтәләр шәкертләрне

Уку-язу серләренә.

 

Сөнгатулла Мәһдиевләр,

Хәсән ага Биктимеров

Укыганнар мәдрәсәдә

Ничә еллар торып монда.

 

Булган алар алга таба

Олы шәхес, җитәкчеләр.

Шагыйрьләр вә язучылар

Укытучылар һәм врачлар.

 

Мәдрәсәнең исемен данлап

Хезмәт куйган ул шәкертләр.

Горурланып әйтәм бүген-

Алар бездә укыганнар.

 

Авылыбызның йөзек кашы

Бизәге бит  ул мәдрәсә.

Көтеп алып һәрберебезне

Истәлекләрен өләшә.

 

Килегез Сез безнең якка

Күрегез Сез бу бинаны.

Тоегыз сез шул хисләрне

Ул горурлык дип атала.

 

Хәтерләүдән курыкма син

Үткәннәрне онытма син.

Бүгенгесе янып торсын

Киләчәге ачык булсын.

 

Туган авыл-туган җирне

Һичкайчанда без онытмыйк.

Авылыбызның киләчәген

Матур эшләр белән языйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X