Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«10 чиләк бәрәңге алганбыз икән, аның бер чиләге гошер сәдакасы итеп бирелергә тиеш»

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә.

 Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкате. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Димәк, 10 чиләк бәрәңге алганбыз икән, аның бер чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә тиешбез. Бу көннәрдә районнарыбыз авылларында да көзге уңыштан гошер җыю үткәрелә. Узган ялларда бу игелекле гамәлгә юлбатлылар да кушылды.  Махсус уку йортында белем алучы студентларга  игелекле хуҗалар 44 капчык бәрәңге,4 әр капчык чөгендер,  кишер, 1әр капчык суган, сарымсак, болгар борычы, кыяр, кавы-кабак тапшырганнар. 

"Гошер сәдакасы биргәннән  ач калмыйбыз. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә  аны икеләтә кайтара",- диләр дин әһелләре. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев