Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

11 яшькә кадәр балалар арасында бадминтон ярышлары буенча Россия беренчелегенең җиңүчеләре билгеләнде

17-19 май көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 11 яшькә кадәр балалар арасында Россиякүләм бадминтон ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан, Мәскәү, Ростов, Орлов, Чиләбе, Архангельск, Свердловск, Воронеж, Ярослав өлкәләреннән, Башкортостан, Удмурт Республикаларыннан барлыгы 130 спортчы көч сынашты.

2009 нчы елгы малайлар һәм кызлар арасындагы ярыш ялгыз, парлы, катнаш категориядә узды.

Ялгыз ир-атлар категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче Занеев Айназ 3 нче урынга чыгып,  бакыр медальгә ия булды.

Парлы ир-атлар категориясендә Зайнеев Айназ/ Сно Александр (Саба районы/ Мәскәү шәһәре) 2 нче урынга чыктылар.

Парлы хатын-кызлар категориясендә Иващенко Алена/ Вейдгер-Табола Ева (Саба районы/ Татарстан) 3 нче урынны алдылар.

 Җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да сынатмауларын телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев