Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

3 декабрьдә физик мөмкинлекләре төрле дәрәҗәдә чикләнгән кешеләр – инвалидлар көне билгеләп үтелә

Шушы уңайдан 1 декабрьдән район башлыгы карары нигезендә инвалидлар ункөнлеге дә старт алды. Чара шушы категория гражданнарның проблемаларына башкаларның игътибарын арттыруны күздә тота. Карар нигезендә расланган чаралар планы социаль яклау идарәсе, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, инвалидлар оешмасы, РФ Пенсия фондының район идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Мәдәният учакларында хәйрия концертлары, әдәби кичәләр, мәгариф учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, спорт ярыш­лары, квест-уеннар һәм башка чаралар үткәреләчәк. Алар­­да катнашкан балалар һәм олылар рухи мөмкинлекләре чик­ләнмәгән нык һәм көчле рухлы кешеләр булуларын, тормышны яратуларын дәлиллиләр. Без нинди дә булса файдалы шөгыле белән танылган кешеләрнең осталыкларына, тәвәккәллекләренә сокланабыз, ирешкән уңышларына шатланабыз. Әмма урында кеше күзенә карап ятучылар да бар. Аларның самими карашында әйләнә-тирәм рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле җаннар белән тулган, болар минем хакка барысын да эшләргә әзер дигән өмет хисе чагыла.   Өметләрен аклыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк! Ходай безгә язмыш кыерсытканнарны якларга һәм сакларга, иң кадерле байлык – сәламәтлек биргән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев