Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

30 апрельдә янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, бу тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – янгын сүндерүчеләр көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Куркыныч хәбәр алынуга янгын сүндерүчеләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут афәте чыккан урынга ашыгалар.Бу хезмәт- һәрвакыт кыю һәм батыр кешеләрнең эше дип саналды. 

Осталык, кыюлык, батырлык, беренче чакыру буенча ярдәмгә килергә әзерлек, катлаулы вәзгыятьтә дә дөрес карар кабул итү- халык арасында соклану һәм хөрмәт уята. 

  Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Һәр сменадан соң сәламәт һәм зыян күрмичә кайтыгыз!

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев