50 елдан соң классташлар очрашуы
Район яңалыклары

50 елдан соң классташлар очрашуы

Тимершык сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган классташлар 50 елдан соң очрашты.

Дүрт авылга — Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек, Миңгәргә 3 параллель класста 82 укучы укыганнар алар.

Иң элек алар укытучыларының хәлен белеп алганнар. Башлангыч класс җитәкчеләре: Мәмдүха апа һәм Лена апа.
Югары классларда класс җитәкчеләре: Зөлхәбирә апа, Лена апа, Флера апа, Рәхимә апа.

Бу дөньядан киткән классташларын, укытучыларын дога кылып искә алдылар.

Чыганак:  «Тимершык көндәлеге» 

 


Нет комментариев