Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

54 ОНЫКЛЫ ФӘҺИМӘ

Мишәбаш авылында туып үскән, хәзер Явлаштауда яшәүче Ризванова Фәһимә Хәбибрахман кызына 95 яшь тулды.

Авылның акъәбисен олы юбилее белән котларга һәм РФ Президенты В.путин Котлавын тапшырырга  башкарма   комитет җитәкчесе  урынбасары Илнур Котдусов килде. Нурлы  йортка Фәһимә әбинең кызлары, оныклары, алар­ның балалары җыелган иде. Яшь­ләре 90, 95 һәм 100гә җиткән ветераннарга Президент котлавын тапшыра башлаганнан бирле озын гомерлеләрнең шәҗәрәсе болай тармакланганы юк иде әле. Фаһимә апа бик бай  кеше, аның 31 оныгы, 23 оныкчыгы бар. Эш  сөйгән. Моңарчы барысына да җылы оекбашларыны әле үз куллары белән  бәйләп биргән. Акъәби озын гомерле булуның серен гаиләдә тынычлык, үзенә яхшы мөгамәлә булуда күрә. “Балаларым бик  әйбәт булдылар. Киленем Нуркыя, улым Наил белән бик тату  яшибез. Бөтен авылдан  сорасагыз да, шулай дип әйтерләр. Биш кызым бар, барысы да кайттылар, аллага шөкер, берсе дә борчу  китермәделәр”, – ди  ул. Фәһимә Ризванова – 17 яшеннән  урман кискән, агач  чыгарган сугыш  чоры баласы,  тыл  һәм хезмәт ветераны,  ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Жинүнең юбилей медальләре, «Ана Даны» ордены белән бүләкләнгән.

Акъәбине юбилее белән ул эш­ләгән хуҗалык, социаль як­лау бү­леге, җирле үзидарә җитәк­челәре дә котлады.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев