6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды
Район яңалыклары

6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды

Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм күңелле уеннар күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын – Сәләтле балалар интернат-мәктәбе, 2 урын – Шәмәрдән лицее, 3 урын – Саба гимназиясе.

Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев