65 ел гомер иткән Дания һәм Равил Хаҗиевлар яшьлек туйларын уздырган Гөлзилә һәм Ришат Нигамәтҗановларга изге Коръән тапшырдылар
Сабада алтын никахларны теркәү тантанасы быел 23нче тапкыр үткәрелде
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, гомер көзендә балалар игелеген тигезлектә, бергәләп татудан да олы бәхет юктыр. Шунысы куанычлы, районыбызда да әлеге парлы куаныч хисләре кичерүче гаиләләр шактый.
Районыбызда күркәм гадәткә әйләнгән 50 ел бергә гомер иткән алтын парларны хөрмәтләү тантанасына быел барлыгы 45 пар чакырылып, шуларның 30ы бәйрәмдә катнаша алды. Шулай ук 60 ел бергә гомер кичереп, бриллиант туйларын каршылаган 6 парның тантанага килә алган икесе бәйрәмнең иң түрендә булдылар. Районыбызда шулай ук 69 һәм 68 ел тигезлектә күркәм тормыш алып барган берәр, 65 ел парлы гомер кичергән өч гаилә яши.
Иң элек ярты гасыр гомер кичереп, иңгә-иң куеп яшәгән парлар ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнар Шәфыйкова тәкъдим иткән «Алтын никахлар» китабына кул куеп, яшьлек хатирәләрен яңарттылар. Алтын парларны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, районның, республиканың үсешендә өлкән буынның өлеше зур булуын билгеләп үтте. «Сугыш һәм аннан сонгы авыр чор балалары булганлыктан, сезнең буынга зур сынаулар аша үтәргә, илебезне аякка бастыруда күп көч куярга туры килә. Илебез өчен куйган фидакарьлегегез, зур хезмәтегез, изге эшләрегез нәтиҗәсендә бүгенге матур тормышта яшибез. Лаеклы ялда булсагыз да, актив тормыш алып барасыз, хезмәт куясыз, үзегезнең тормыш тәҗрибәгездән чыгып онык-оныкчыклар тәрбиялисез. 50 ел бергә гомер итеп, алтын туйга килеп җитү – үзе бер бәхет. Арада бриллиант туйга барып җитүчеләр дә, узып китүчеләр дә бар. Киләчәктә дә шулай матур итеп яшәргә язсын», – диде үз чыгышында район башлыгы. Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин изге теләкләр җиткерде. Алып баручылар алтын парларыбызның гомер юллары белән таныштырудан күренгәнчә, алар арасында төрле һөнәр, язмыш ияләре бар, әмма барысын да үрнәк, тату тормыш, бәхетле картлык берләштерә. Мәсәлән, Сәрдә авылыннан Нурия һәм Рәшит Гыйлаҗетдиновлар икесе дә бер авылда туып үсәләр. Гомер буе терлекчелектә хезмәт куялар. 12 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 20 оныклары, 4 оныкчыкларына кадерле әби-бабай булып, булган тормышларына шөкер итеп гомер кичерәләр.
Кичәнең иң өлкән пары, 65 ел парлы гомер итеп, тимер туйларын билгеләп үтүче Олы Шыңар авылыннан Дания һәм Равил Хаҗиевлар узган атнада гына яшьлек туйларын уздырган Кызыл Мишә авылыннан Гөлзилә һәм Ришат Нигамәтҗановларга изге Коръән китабы тапшырдылар. Яшь гаилә олугъ бүләкне кабул итеп алып, гаиләләренең ныклы нигезле, озын гомерле буласына ышандырдылар. Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Дания ханымның иңнәренә ак шәл салды, Равил абыйга түбәтәй киертте. ”Дус-тату итеп яшәмәсәк, без бу бәйрәмне күрә алмас идек. Аллага шөкер, бик матур яшәдек. “Бабаем” дип кенә тордым. Тигезлектә булгач, чәйләр дә тәмле, көннәр дә ямьле. Бер-берегезне яратып, хөрмәтләп яшәсәгез, сез дә безнең кебек озак яшәрсез”, – диде яшь парга Дания апа Хаҗиева. Алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаиләләр исеменнән Иске Икшермә авылыннан килгән Роза һәм Фларит Габтелвәлиевлар, алтын парларның балалары исеменнән Дәринә Исхакова өлкәннәргә шундый җылы бәйрәм оештырып, зур хөрмәт күрсәткән район җитәкчеләренә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Өлкәннәребез хезмәт куйган оешма-предприятиеләр җитәкчеләре исеменнән “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхетдинов чыгыш ясап, бу көннең аңа икеләтә бәйрәм булуын, чөнки алтын парлар бәйрәмендә әти-әнисе Тәнирә һәм Иcмәгыйль Мөхетдиновлар катнашуын да әйтеп узды.
Тантананы алтын парларыбызның матур җырлары тагын да ямьләде, үзешчән сәхнә осталарының матур чыгышлары бизәде, дәртле биюләр башкарылды, теләкләр теләнде, яшьлек хатирәләре барланды, күңелләр нечкәрде. Тергезгән гаилә учакларыгыз сүнмәсен, балаларыгызга озак еллар әлеге учактан җылы алып яшәргә язса иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев