Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

9 декабрь — Ватан Геройлары көне

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Саба төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары  Гали Закиров (Саба), Вәлит Хаҗиев (Оет), Зәки Хәбибуллин (Югары Утар), Иван Башкиров (Завод-Нырты), Дан орденнарының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев, Габдулла Мотыйгуллин   ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калды.  Социалистик Хезмәт Герое Галим  Шәймәрданов (Сатыш), Габделхак  Галиев (Саба районы Ленин исемендәге совхоз директоры),  Мөдәррис  Исламгалиев (Ольяз), Гөлбикә  Кәримова да – районыбызның йөз аклыгы. Илебез өчен зур эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!

Фото: архив saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев