Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

95 яшь белән котладылар

Сабабаш авылында яшәүче хезмәт ветераны Мөкәрәмә Сөләйман кызы Сөләйманова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды.

undefined

Мөкәрәмә апа тумышы белән Явлаштау авылыннан. Мәктәптә 7 класс белем алганнан соң хезмәт юлын Калинин исемендәге колхозда бухгалтер булып башлап җибәргән. Сугыш елларында да шул хезмәтенә тугры калган. 1944 елда Сабабаш авылы егете Сафа белән тормыш корып җибәргәннәр. Алга таба Мөкәррәмә апа хезмәт юлын Саба урман хуҗалыгында дәвам итә. Төрле эшләрдә хезмәт куеп, 55 яшендә “Октябрь” колхозыннан лаеклы ялга чыга. Эшләү дәверендә бик күп Мактау кәгазьләренә һәм бүләкләргә лаек була. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Сафа абый белән (бүгенге көндә мәрхүм) Сабабаш авылында гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Мөкәрәмә апаның бер кызы Зөлфия гаиләсе белән -Чаллыда, Нурия, Харис, Гөлзада- үз тормышлары белән Чаллыда яшиләр. Мөкәрәмә апа Сабабаш авылында төпчек кызы Гөлүсә апа гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның бүгенге көндә 13 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар. Ул балаларының, онык-оныкчыкларының хөрмәтен һәм игътибарын тоеп гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев