Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аек булмавы кыйммәткә төште

Агымдагы елның беренче аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре аек булмаган 5 транспорт йөртүчегә беркетмә төзеделәр. Әйтик, 1 гыйнвар төнендә бәйрәм итүчеләр дә һәм эштәге юл-патруль хезмәте инспекторлары да йокламады. Нәтиҗәдә Шекше авылында төнге сәгать 3тә хуҗалык автобусы руле артындагы М.ның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә булуы аны рейска чыгарган өчен җаваплы юридик затка да кыйммәткә төште.

Бу очракта закон нигезендә 100  мең сум штраф рәсмиләштерелде.  Шулай ук   8 гыйн­варда Пүкәл авылыннан С. – Шәмәрдәндә, Кукмара районы Иске Юмья авылыннан 1987 елгы С. Сатыш урамында исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарландылар. Шәмәрдәндә 19 гыйнвар төнендә туктатылган А.ның  аек түгеллеге медицина учреждениесендә ачыкланды. Ә 31 гыйнварда Сабада 00.25 сәгатьтә тоткарланган Тә­кәнеш кешесе Б.ның исерек булуы  өстенә правасы да юк  иде. Шунысы игътибарга лаек:  кагыйдәләр белән исәп­ләшмәүчеләр ЮХИДИ инспекторлары ешрак пат­рульлек иткән Саба шәһәр, Шәмәрдән авыл җирлекләре тер­риторияләренә аек булмаган хәлдә үз аяклары, дөресрәге, тәгәрмәчләре белән  килеп  керә. 2019 елда әлеге биләмәләрдә 22шәр йөртүче җаваплылыкка тартыл­ды. Эзмә  юлында – 9, Олы Шыңар биләмәсендә – 6, Арташ, Юлбат авыл җирлекләрендә 5шәр йөртүче права­сын  алдырды.  Инспекторлар штрафларын вакытында түләмәүчеләргә дә чара   күрә. Гыйнвар аенда судка 30 материал җибәрелде, 5 машина йөртүчегә админист­ратив  арест кулланылды.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев