Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әфган яралары яңарды

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.

Әфганстан җирендә  ун елга сузылган сугышта безнең районнан 132  егет интернациональ бурычын  үтәде.   Районыбызның өч батыр улы – Язлы Арташтан Фердинанд Шәйдуллин, Чулпычтан Илфат Зиннәтуллин, Тенекидән Илгизәр Харисов чит ил туфрагында башларын салды.  Бу көн әфганчы ир-егетләребезне хөр­мәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел булуга багышланган район мәдәният йортында узган  бәйрәм тантанасына да  ветераннарны тормыш иптәшләре белән бергә чакырганнар иде.  Райо­ныбызда исән-сау булган  85 әфган ветеранының  72се бәйрәмдә катнашты. Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны әлеге истәлекле дата белән котлады.

“Вакыт бик тиз уза. Әмма  ул вакытта акрын тоелгандыр. Ун ел дәвамында егетләребез Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәделәр. Сезне сугышчан дуслык кына түгел,  тыныч тормышта бергәлек-бердәмлек берләштерә. Бу – бик зур көч.  Киләчәктә дә шушы дуслыкны югалтыйча яшәрсез дип ышанам. Алдыгызга куелган бурычларны үтәүдә күрсәткән батырлыгыгыз,  хезмәтләрегез өчен бик зур рәхмәт”, – диде район башлыгы.

Рәис Миңнеханов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби  комиссар  Фәнис Закиров,  “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының  җирле бүлеге рәисе Айрат  Садыйков, Әфганстан  сугышы һәм башка  локаль  конфликтлар инвалидларының  республика иҗтимагый оешмасы район бү­лек­чәсе рәисе Илшат Әхмәтшин  вете­раннарга “Совет гаскәрләренең Әф­ган җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу” медале  тапшырдылар. 

“Бу көн кем өчендер бәйрәм, кемгәдер сагыш көне.  Ун ел буе барган сугышта беркемгә дә җиңел булмагандыр. Кызганыч, сугышлар югалтуларсыз булмый. Җәмәгатьләрегезгә дә  рәхмәтебезне белдерәм. Сугыш хәрәкәтләреннән  кайткач та  алар сезгә зур терәк булгандыр.  Алга таба да шулай  бергә һәм бердәм булып яшәргә язсын”, –диде үзенең чыгышында  хәрби комиссар Фәнис Закиров.

Тантана кунаклары хөрмәтенә  Менделеевск шәһәренең Әфган сугышы ветераны Рамил Дәүләтшин җитәкчелегендәге “Виват Шурави” ансамбленең хәрби-патриотик җырлардан торган чыгышлары  тәкъдим ителеп, ветераннарны кабат  үзләре узган сугышчан юлларына   кайтарды.

“Ул көннәрне оныта торган түгел. Мин 1988 елда хәрби хезмәткә чакырылдым. Таҗикстанда хәрби өйрәнүләрдә булганнан соң безне Әфганстанга җибәрделәр. Мин “Урал” машинасы белән   Та­җик­станнан Әфганстанга корал ташыдым. Анда Арташ егетләре белән очраштык. Барып җитә алмаган көннәрне монгруппаларга кереп куна идек.  Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлар булды.  Без 1989 елның 15 февралендә иң соңгылары булып  чыктык. Хәрби хезмәтемне Таҗикстанда дәвам итеп, 1990 елда әйләнеп кайттым”, –дип сөйли Олы Кибәчедән килгән Рафил Кәримов.

“Әфган сугышын күрмәсәм дә ирем сөйләгәннән   кайнар әфган җиле искәне, ядрә кайнарлыгыннан, сусызлыктан интегеп  кыя-ташларга ябышып торган, ком бураны эчендәге солдат күз алдыма килә. Аның белән мин дә һаман да Әфганстанның кайнар ташларын тоям,  бергә фильмнар карыйбыз, күз алдында һәлак булган дусларын искә алабыз.  35 ел үтсә дә, һаман да шул мохиттә яшибез”, –дип сүзгә кушыла Рафилнең тормыш иптәше Ләйсән. 

Әфган сугышын узган күп­ләр шушы  мохиттә яшиләрдер әле...

Бәйрәм тантанасы  Әфган сугышында һәлак булганнарның  исем­нәрен мәңгеләштергән монумент-һәйкәлгә һәм Мәң­гелек  утка  чә­чәкләр салу бе­лән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев