Яшьләребез булдыра!
Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында, "Сабалетта" Саба җыелма командасы финалга үтте.
Безнең егетләр һәм кызлар, үзләренең иң-иңнәр рәтендә икәнлекләрен күрсәттеләр. Аларның чыгышын тамашачылар алкышлап каршы алды. Мөхтәрәм жюри тарафыннан да команданың һәр мәзәге югары бәяләнде. Афәрин, кызлар-егетләр!






Нет комментариев