Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Акция тәмам, эш дәвам итә

Районда 17 марттан 30 мартка кадәр дәвам иткән “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы төгәлләнде. Шушы вакыт аралыгында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе һәм ЮХИДИ инспекторлары белем бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә булдылар. Чаралар аграр көллиятнең III курс студентлары белән һәм Түбән Шытсу, Сабаның “Әллүки”, “Шоколад” балалар бакчаларында, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында әңгәмә, Олы Арташ, Олы Шыңар мәктәпләрендә ата-аналар белән очрашу формасында үтте.

Шәмәрдән лицееның яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) белән “Күренеп тор!” акциясе оештырылды. Алар җәяүлеләргә юл, урам аша чыгу урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге, машина юлы аша чыкканда наушниклар киеп музыка тыңларга, телефоннан сөйләшергә ярамаганлыгы да турында аңлатылды. ЮИДчылар җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтара торган элементлар, фонарьчыклар, белешмәлекләр тараттылар. Ә Сабаның “Бәләкәч” бакчасында үт­кәрелгән акциядә балалар белән урамга чыгылды. Экскурсия вакытында нәниләргә аңлаешлы тел­дә юл билгеләре, тротуардан йөрү кагыйдәләре белән танышу булды. Чараларга 275 бала тартылды. “Язгы каникуллар” төгәлләнсә дә, мәгариф учреждениеләрендә балаларның юлда, транспортта барганда имгәнүләрен профилактикалау эшчәнлеге дәвам итә.

Гүзәл Ягәфәрова,“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев